Пеләмештә биш-алты йорт саен – бизәлгән сыннар
Яңа ел

Пеләмештә биш-алты йорт саен – бизәлгән сыннар

Пеләмеш авылында бик күпләрнең капка төбендә ясап-буяп куелган сыннар биредә һәркемнең Яңа ел бәйрәменә ныклап әзерләнгәнен ачык чагылдыра.

Клуб алды мәйданында бизәлгән чыршы янындагы“Әкияти йорт” янәшәсендә зур-зур сыннар әкият илен хәтерләтә. Мәктәп һәм балалар бакчасы территориясендә дә кар сыннарын күпләп ясаганнар. Биредә ишеп-ишеп кар яуган диярсең, самолеттан да күренерлек итеп “Я люблю Пелемеш” дип тә язып куйганнар хәтта.

 

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев