Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яңа ел

Путин Россиядә 2024 елны Гаилә елы дип игълан итте

Исегезгә төшерәбез, бу ел Россиядә Педагог һәм остаз елы дип игълан ителгән иде

2024 ел Россиядә Гаилә елы булачак. Карар гаиләне яклау һәм традицион кыйммәтләрне саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен популярлаштыру өчен кабул ителде, диелә Россия Президенты Владимир Путин указында.

2023 елның 27 декабренә кадәр хөкүмәт оештыру комитетын төзи, шулай ук Гаилә елы хөрмәтенә уздырылачак төп чаралар планын эшли һәм раслый, аларны финанслау чыганакларын билгели.

Оештыру комитеты рәисе итеп вице-премьер Татьяна Голикова билгеләнгән.

Исегезгә төшерәбез, бу ел Россиядә Педагог һәм остаз елы дип игълан ителгән иде.

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев