Районда Яңа елга әзерлек башланды
Тиздән – бәйрәм
Ике елдан артык коронавирус шартларында яшәсәк тә ул безнең Яңа елга мөнәсәбәтне үзгәртмәде кебек. Ничә генә яшьтә булсак та, әлеге бәйрәмне ел саен нәкъ балачактагы кебек сагынып көтәбез. Могҗиза, үзгәрешләр, ниндидер көтелмәгән яңалыклар өмет итәбез.
Яңа ел бәйрәме рухы кибетләрдә күптән сизелә башлады инде. Ясалма чыршылар, аларга эләр өчен уенчыкларның җанын теләгәнен сайлап алырга була. Тәм-томнар тутырылган Кыш бабай күчтәнәчләренең дә ниндиләре генә юк!
Елны төгәлләүче мавыктыргыч, серле бәйрәмне кешеләр генә түгел, шәһәр-авылларыбыз да матурланып, бизәлеп каршы алалар. Әлеге уңайдан 10-27 декабрь районда Яңа елга әзерлек көннәре дип игълан ителде.
– Шәһәрдә һәм авыллардагы барлык оешма-учреждение, предприятие биналарының фасадлары, аларның территорияләре үзенчәлекле итеп бизәлгән булуны бурыч итеп куябыз. Аларны бизәү өчен яңа технологияләр, заманча материаллар кулланырсыз дип ышанабыз. 2022 Татарстанда Цифрлаштыру елы дип игълан ителде. Әлеге тема да чагылыш табар дип өметләнәбез, – диде район башлыгы Азат Вәлиев җитәкчеләр белән узган эшлекле киңәшмәдә.
Ул шулай ук кар сыннары ясауга, утлар бизәлешенә да зур игътибар бирергә кирәклеген әйтте.
Яңа елга Әгерҗе шәһәрен һәм авылларны бизәү буенча район башкарма комитеты күрсәтмәсе дә дөнья күрде. Аның нигезендә 20-27 декабрь көннәрендә “КЫШКЫ ӘКИЯТ“ дип аталган смотр-бәйге узачак. Җиңүчеләр алты номинациядә билгеләнә. Махсус комиссия тикшергәннән соң, мәктәпләр һәм балалар бакчалары, оешма-предприятиеләр, шәхси эшмәкәрләр, күпкатлы йортлар, шәхси сектор һәм авыл җирлекләре арасыннан Яңа елга бизәлеш буенча иң үзенчәлеклеләр сайлап алыначак. Җиңүчеләр Рәхмәт хатлары һәм акчалата призлар белән бүләкләнәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев