Сез беләсезме: Яңа ел чыршысы турында кызыклы фактлар
Урта гасыр Европасында чыршыны бизәү таләпләре шактый кызыклы булган.
Мисал өчен, чыршы идәндә түгел, ә… түшәмдә асылынып торган. Яшел дускайга төрле тәм-томнар элгәннәр, бала-чага исә шуларны сикерә-сикерә өзәргә тырышкан.
1840 еллардан башлап чыршыны өйдә куялар. Беренче булып аны Петербургта яшәүче немецлар бүлмәгә алып керә.
Иң кыйммәтле Яңа ел чыршысын 2010 елда Әбу-Дабидагы бер премиум-кунакханәдә урнаштыралар. Аның бәясе 11 миллион сумны тәш итә. Әлбәттә, агачның үз бәясе шулкадәр кыйммәт түгел. Аңа эленгән уенчыклар арасында асылташлар, алтын һәм уенчыклар бер дә арзан булмаган.
1892 елда Америка инженеры Томас Эдисон һәм аның ярдәмчесе Эдвард Джонсон кечкенә лампалардан беренче гирлянда ясый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев