Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңа ел

Табиблар коронавирус инфекциясен таратырга мөмкин булган бүләкләрне атады

Вирус акчада бер тәүлеккә кадәр cакланырга мөмкин

Кайбер уенчыклар, бүләкләр һәм яңа ел бизәкләре коронавирус таралуга сәбәпче булырга мөмкин. Бу хакта табиблар фикеренә сылтама белән РИА Новости яза.

Вирус катыргы өслекләргә һәм акчада бер тәүлеккә кадәр, ә пластик һәм металлда өч көнгә кадәр сакланырга мөмкин.

Эпидемиолог Ольга Ненастина сүзләренчә, авыру китереп чыгара торган бактерияләр еш кына җылы, дымлы тирәлектә (киемдә һәм урын-җирдә) үрчи. Коронавирус исә каты өслекләрдә, шул исәптән пластик һәм тутыкмый торган тимердә озаграк саклана.

Бүләк сайлаганда һичшиксез битлек һәм перчатка кияргә кирәк. Медицина фәннәре докторы, иммунолог Владимир Жемчугов сатып алынган әйберләрне өйгә алып кайткач дезинфекцияли торган сыеклык белән чистартырга киңәш итте.  

Чыганак: " Татар-информ-татар"

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев