Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңа ел

Татар җырчыларын корпоративка чакыру күпмегә төшә?

Элвин Грей - бүген иң кыйммәтле артистларның берсе

Яңа ел бәйрәмнәре белән бергә корпоратив вакытлары да якынлаша. Быел җырчыларны Яңа ел кичәсенә ничә сумга чакырырга була? «Интертат» шул хакта сораштыру үткәрде. 

Яңа ел кичәләре җитә дип, кемдер күлмәк, кемдер бәйрәм итү өчен кафе, ресторан сайлый. Корпоративны тагын да ямьлерәк, күңеллерәк итәр өчен җырчыларны да чакыралар. Быелгы корпоратив бәяләре ничек, узган ел белән чагыштырганда кимегәнме? Шуны белер өчен артистларга һәм аларның концерт директорларына шалтыраттым.

Ришат Төхвәтуллин быел сезнең алда 500 меңгә чыгып җырларга әзер. Бу хакта концерт директоры Илгиз хәбәр итте: 

- Бу 40 минутлык программа, үзенең музыкантлары, биючеләре белән килә Ришат. Быел корпоративларга чакырулар алдык инде, — диде ул.

Раяз Фасыйховның исә үзе белән сөйләштек:

- Бәяләрне кемгә кирәк, шуңа гына әйтәм мин. Үткән ел белән чагыштырганда, берни дә үзгәрмәде. Корпоративларга чакырулар бар. Без регионнар буенча да йөрибез, төрле вариантларда чыгыш ясыйбыз: төркем белән дә, үзем генә дә. 40 минут, яисә икегә бүлеп, 20шәр минут була инде ул, — дип төгәл саннарын атамыйча гына саубуллаштык. 

Элвин Грей - бүген иң кыйммәтле артистларның берсе. Аның Яңа ел алды кичәләрендәге программа бәясе турында менеджеры Семен сөйләде:

- Корпоративларга бару 1,5 млн сум тора. Яңа ел төнендә кыйммәтрәк булачак. Без бары тик команда белән һәм райдер буенча гына эшлибез. Корпоративларга чакырулар бар, бөтен саклык чараларын да үтәп чыгышлар ясаячакбыз, — дип белдерде ул.

Чыганак: «Интертат» 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев