Бу хакта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы сайтында хәбәр ителә
РФ хөкүмәте карары нигезендә 2021 елның 31 декабре ял көне дип игълан ителде: 2, 3 гыйнвар шимбә һәм якшәмбегә туры килү сәбәпле, бу бәйрәм ялларын 5 ноябрьгә һәм 31 декабрьгә күчерделәр. Татарстанда беренче эш көне 2022 елның 10 гыйнварында булачак. Нәтиҗәдә республика халкы 10 көн буе ял итәчәк.
Яңа ел каникулларыннан тыш, татарстанлыларны 6-8 мартта, 30 апрельдән 3 майга кадәр, 7-10 майда, 11-13 июньдә һәм 4-6 ноябрьдә озын яллар көтә.
Чыганак: Шәһри Казан
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев