«Татмедиа» бинасы түбәсендә Европаның иң биектә урнашкан чыршысы пәйда булды
Чыршының биеклеге 18 метр
Казанның иң биек биналарының берсендә Яңа ел инсталляциясе урнаштырылды: бәйрәм конструкциясе «Татмедиа» АҖнең түбәсен бизәде. Кичен чыршыдагы утлар шәһәрнең берьюлы берничә районыннан, шул исәптән Кремль ярыннан күренәчәк, бәйрәм көннәрендә ул казанлыларның һәм Татарстан башкаласы кунакларының игътибарын җәлеп итәчәк.
«Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков сүзләренчә, чыршының биеклеге 18 метр, бинаның биеклеге 56 метр тәшкил итә. Конструкцияне бизәү өчен барлыгы 390 метр гирлянда кулланганнар.
«Безнең бина түбәсендәге Яңа ел конструкциясен без Казан халкының һәм гыйнвар каникулларына киләчәк туристларның кәефен күтәрү өчен урнаштырдык», – диде Садыйков.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев