Украиндагы махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызның балалары Казанга Республика Яңа ел бәйрәменә барды
Яңа ел

Украиндагы махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызның балалары Казанга Республика Яңа ел бәйрәменә барды

Могҗизалы бәйрәмне районыбыздан 10-17 яшьлек 116 яшүсмер тамаша кылды

Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызның балалары Казанга Республика Яңа ел бәйрәменә бардылар. Аларны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәбрикләде. Могҗизалы бәйрәмне районыбыздан 10-17 яшьлек 116 яшүсмер тамаша кылды. Әтиләре иминлек сагында торучы 3-9 яшьлек 115 бала ТР Рәисенең Яңа ел бүләкләрен алды. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы да махсус хәрби операциядәге райондашларның мәктәптә укучы балаларын сөендерде. 179 малай-кыз Кыш бабай күчтәнәчләрен алды.

Илебез сагында торучы якташларның балалары, районыбызның иң сәләтле укучылары, авыр тормыш хәлендә калган балалар өчен Әгерҗедә дә район башлыгының Чыршы бәйрәмнәре узды. Аларга район башлыгы Ленар Нургаяновның Яңа ел күчтәнәчләре тапшырылды.

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев