Россия лидеры «Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия акциясендә катнашты
Россия лидеры "Теләкләр чыршысы" Бөтенроссия акциясендә катнашты. Путин чыршыга эленгән бер хатны алып укыды.
Баксаң, Запорожск өлкәсендә яшәүче 8 яшьлек Александра Титаренко Кыш бабай йортына барырга хыяллана икән. Владимир Путин шәхсән үзе аңа шалтыратып кызчыкның хәл-әхвәлләрен белеште. Бәхетле кыз тәмле ризыклар һәм чәй табыны оештырылуы турында сөйләде, ә дәүләт башлыгы Титаренко гаиләсе үстергән кыяр һәм помидор рәвешендә күчтәнәчләр алырга теләк белдерде. "Якынлашып килүче Яңа ел белән, кочаклыйм!" шундый җылы теләкләр белән Россия Президенты кечкенә Александра белән хушлашты.
Чыганак: Шәһри Казан
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев