Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яңа ел

Владимир Путин быел Яңа елны ничек уздырачак?

Владимир Путин Яңа ел төнен ничек уздыруы турында сорауга җавап бирде

Россия Президенты Владимир Путин Яңа ел төнен ничек уздыруы турында сорауга  җавап бирде. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

«Монда гадәти булмаган берни дә юк. Бу Яңа елны якыннарым белән уздырырга тырышачакмын, янымда якын кешеләр булсын өчен», – ди Путин.

Ул президентның котлавын да караячагын әйтте.

Моннан тыш, Россия Президенты әйткәнчә, «спорт – үзеңне эшче халәттә хис итү өчен яхшы таблетка». Бу турыда РИА Новости яза.

«Спортка килгәндә, мин шөгыльләнәм, шөгыльләнүне дәвам итәм. Мин моны физик форманы саклау чарасы дип саныйм. Мин эшкә сәләтле халәттә булырга тиеш», – диде Путин.

Президент бөтен кешегә дә спортка шулай карарга киңәш итте. «Әле бу – интеллектуаль сәләтне сакларга да ярдәм итә, диләр. Сәламәт тәндә – сәламәт акыл», – диде ул.

Чыганак: Интертат 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев