Яңа ел ялларыннан баш тартырга кирәк?
Ялларның озакка китүе кешеләрнең сәламәтлегенә зыян сала
Озын-озакка сузылган Яңа ел ялларыннан баш тартырга кирәк. Россия Фәннәр академиясе академигы, Дәүләт Думасы депутаты Геннадий Онищенко шундый фикердә. Аның әйтүенчә, ялларның озакка китүе кешеләрнең сәламәтлегенә һәм икътисадка зыян сала.
«Склифосовский институтына барыгыз, сезгә анда, гыйнварның беренче декадасы – «ашыгыч ярдәм» өчен иң киеренке көннәр, диячәкләр. Бөтен ил буенча шулай. Хәмердән яки суррогаттан агуланулар дисеңме, сәрхуш хәлдә имгәнүләр дисеңме… Моңа кадәр зур шәһәрләрдәге хәлләрнең киеренкелеге кемнәрнеңдер Яңа елга чит илләргә китүе белән берникадәр йомшарса, быел бит монысы да булмаячак», – дигән Онищенко «РИА Новости» хәбәрчесенә. Ул шулай ук озак ял итүнең ил икътисадында да начар чагылыш табуын искәрткән. Аның әйтүенчә, 31 декабрь ял итсәк, шул җитә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев