Яңа елга шигъри күчтәнәч
Исәнбайда яшәп иҗат итүче Әлфирә НИЗАМОВА Яңа елга шигырь бүләк итә.
Яңа елга яңа шатлык диләр,
Бәхетнең дә диләр яңасын!
Ә мин исә, киресенчә телим
Искеләрен генә алмасын!
Булган бәхетемне җимермәсен,
Каерылмасын берүк канатлар!
Балаларым исән була күрсен,
Тәүфыйк белән үссен оныклар!
Өстәлләрдә ризык өзелмәсен,
Җитәр миңа булган байлыгым!
Хөсетлекләр безне читләп узсын,
Калкынмасын күңел тарлыгы!
Йөрәгемдә иҗат уты дөрли
Сүндермәсен язмыш җилләре...
Ий, Яңа ел, әллә ниләр димим
Булганына гына тимә әле!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев