Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яңа ел

Законсыз төстә ылыслы агач кискән өчен штраф каралган

Чыршы кистеңме, штраф түлә

Кибетләрдә ясалма чыршыларны сайлап алу мөмкинлеге булса да, күпләр Яңа ел бәйрәменә өй түрләренә яшел урман чибәркәен куюны өстен күрәләр. Әмма алар урман байлыгына күпме зыян китерүләрен генә аңламыйлар.

Бу көннәрдә урманнарда яшь чыршыларны саклау буенча кизү тору графигы төзелде. Урманчылар, полиция хезмәткәрләре белән берлектә рейдларга чыгып, ылыслы агачларга “һөҗүм“ итүчеләрне“, аларны алып кайтучыларны тикшерәләр.

Урман байлыкларына законсыз кул сузучыларга штраф та каралган:

физик затларга – 3-4 мең сум;
вазифаи затларга – 20-40 мең сум;
юридик затларга – 200-300 мең сум.

Хокук бозучы шулай ук бер кечкенә ылыслы агач өчен ике мең сумга кадәр зыян күләмен дә капларга бурычлы.

Яңа елга чыршыларны Әгерҗе урманчылыгыннан сатып алырга мөмкин. Телефон: 22842.  

Андрей МУРЗАНАЕВ,
Әгерҗе урманчылыгы инженеры. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев