Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Якташлар

Район җитәкчеләре һәм авыл башлыклары картлар йортларында тәрбияләнүче райондашлар янына бардылар

Ни хәлең бар, кеше-туганым

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы ел саен Өлкәннәр ункөнлегендә “Туган як“ акциясе игълан итә. Районыбыз җитәкчеләре, “Өмет“ халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре, авыл башлыклары, әлеге акциягә кушылып, бу көннәрдә туган йортларыннан читтә – картлар йортларында тәрбияләнүче өлкәннәрнең хәлләрен белделәр, аларга күчтәнәчләр, туган төбәктән сагынычлы сәламнәр тапшырдылар.

ЙӨГЕРЕП ТҮГЕЛ, ОЧЫП КАЙТЫР ИДЕМ
Әй, язмыш, язмыш... Нинди генә сынаулар бирми дә ул адәм баласына, нинди генә хәсрәтләр күрсәтми... Картлар йортларында райондашлар белән очрашып сөйләшкәннән соң, аларның күзләрендәге яшь бөртекләрен күргәч мескенкәйләрне жәлләп күңелне авыр хисләр биләп алды. Әмма ныклап уйланганнан соң өс-башлары, урын-җирләре чиста, тамаклары тук, аралашыр өчен яшьтәшләре булган өлкәннәребез өчен сөенеп тә куйдык. Иң мөһиме, алар тәрбияле, картлыклары ялгыз узмый...
–    Авылыбыз башлыгы Рөстәм энем Мамадыш картлар йортына илтмәгән булса, мин инде бәлки теге дөньяга күчкән булыр идем. Рәхмәт аңа! – дип кочак җәеп каршы алды безне Миңнехарис абый ШӘФЫЙКОВ.
Аның бирегә килгәненә сигез генә ай әле. Көчектә туып-үскән, мәктәп тәмамлагач Казанда тимер юл оешмасында эшләгән, аннан язмыш кушуы буенча Үзбәкстан, Себер якларында яшәгән ул. Хатыны Хәлимә белән ике малай үстергәннәр. 
–    Җәмәгатемне югалту ачысы бик авыр булды. Улыбыз Азатны да бик яшьли гүргә иңдергәч тормышның яме бөтенләй дә калмады, – ди Миңнехарис абый. 
Ул улы Марат белән туган авылына кайтып төпләнә. Әтиле-уллы Харисовлар колхозда эшлиләр, Миңнехарис абый кибеттә йөкче булып та хезмәт куя. Әмма хатынсыз тормыш тормышмыни инде ул... Ялгыз ир-атлар яшел елан белән дуслашалар, шуның нәтиҗәсендә тормыш төпкеленә баталар да. Маратның гомере өзелүенә дә нәкъ менә  аракы сәбәпче була да инде. Япа-ялгыз калган Миңнехарис абый тормыштан ямь таба алмый озак бәргәләнә. Урманга йөреп, төрле шифалы үләннәр, җиләк, гөмбә җыеп күңелен юата. Авыл урамнарын да көнгә ничә кат урады икән ул?! Гел җәяү йөреп, очраган һәркем белән тәмләп сөйләшеп көн арты көнне уздыра. Күршеләре дә ярдәмнәреннән ташламыйлар аны. 
Әмма көннәрдән бер көнне бәхетсезлек ишек шакый. Миңнехарис абыйны авыр хәлдә хастаханәгә озаталар. Ялгызы яши алмасын аңлаган авыл башлыгы Рөстәм Нурмөхәммәтов аны картлар йортына урнаштыру хәстәрен күрә. Һәм менә бер елга якын инде Миңнехарис абый Мамадыш картлар йортында тәрбияләнә. 
–    Харис абыйны бик яратабыз, – диләр биредә эшләүчеләр. – Бик кечелекле, юмор хисле бабай ул. Бүлмәдәшләренә һәрчак ярдәм итеп яши. Башкаларны да гел кайгыртып тора. 
–    81 яшьтә булсам да, шөкер, аяк-кул эшли, күз күрә, колак ишетә. Озын көннәрне уздыру өчен һәрчак үземә шөгыль табарга тырышам. Сәламәтлекләре нык какшаган яшьтиләргә ярдәм итү минем өчен бер дә авыр түгел, – ди Миңнехарис абый.
Харис абый авыл буйлап “сәяхәт“ итте ул көнне. Көчектәге бар кешене сорап, хәлләрен белешеп чыкты. Туган авылын сагыну хисе шулкадәр көчле булуы аның “туган якка йөгереп түгел, очып кайтыр идем“ дигән сүзләреннән дә аңлашыла иде... 

ЙОРТЫБЫЗ ДА ЮК ИНДЕ
Мамадыш картлар йортында тагын бер райондашыбыз – Наҗар авылыннан Марсель абый ҖӘЛИЛОВ яши. Аны да язмыш каты сынаган. Бәхетле гаилә тормышы да озакка сузылмаган. Хатыны белән аерылышкан ул. Бердәнбер улын югалту хәсрәтен дә кичергән. Ижауда күп еллар шофер булып эшләгән, әмма ялгызлыктан туйган Марсель абый туган авылына – төп нигезгә кайтып төпләнгән. Биредә абыйсы Рафил белән яшәгәннәр алар. 
–    Аягым сынып йөри алмас хәлгә килгәч мине алты ел элек биредәге картлар йортына урнаштырдылар. Барысы да әйбәт, әмма сагынуга түзеп булмый, – диде ул күз яшьләренә ирек биреп. 
–    Кайтыр җирем дә юк инде минем хәзер. Йортыбыз янып кара күмергә әйләнгән. Абыемны Әгерҗедә бер гаилә тәрбиягә алган, – дип дәвам итте ул. 
Сеңлесе Эльмира Тирсәдә гомер кичерә икән. Ул һәрвакыт абыйсының хәлләрен белеп тора, янына да килә икән. 
–    Тормышым менә шулай үзгәрер дип һич тә уйламаган идем. Яшьлегемдә Сабантуйлар батыры булып калган көчле егет булдым. Әмма язмышымның шулай кискен борылыш алуына үзем гаепле, – диде ул. 
Марсель абый коляскада гына хәрәкәтләнә. Аңа 69 яшь. Миңнехарис абый белән туган яклар, авылдашлары турында әңгәмә корырга яраталар икән. 
–    Авылдашларга сәлам әйтегез. Аларның һәрберсе минем истә, – диде ул Тирсә авыл җирлеге башлыгы Рафил Закировка. 
Рөстәм Нурмөхәммәтов та, Рафил Закиров та бу көнне авылдашларына күп итеп күчтәнәчләр алып килгәннәр иде. Аларга район башлыгы Азат Вәлиев исеменнән дә тәм-томнар тутырылган пакетлар тапшырдылар. 
–    Безне онытмагыз. Ешрак килегез, – дип кул болгап озатып калдылар райондашлар. 

ЯРЫЙ ӘЛЕ, КАРТЛАР ЙОРТЫ БАР
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова һәм “Өмет“ халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгече Йолдыз Бәйрәмова да Өлкәннәр көнендә Минзәлә, Сарман, Алабуга картлар йортларында тәрбияләнүче якташларның хәл-әхвәлләрен белеп кайттылар. 
–    Картлык көнемдә мине кем тәрбияләгән булыр иде икән?! Ярый әле вакытында картлар йортына урнаштырдылар, – ди Әгерҗедә яшәгән Станислав СКРИПОВ. 
84 яшьлек якташыбызны бирегә ике ел элек алып килгәннәр. Аякларына баса алмый ул. Коляскада гына хәрәкәтләнсә дә, төшенкелеккә бирелмәскә тырыша. 
–    Бар иде бәхетле яшәгән елларым. Хатыным белән Урта Азия якларында гомер кичердек. Гомеремнең иң матур, иң рәхәт чаклары булган ул. Ни кызганыч, тормыш иптәшем вафат булды. Мин шуннан соң ялгыз калдым. Әгерҗегә кайттым, – дип сөйләде якташыбыз. 
Ижауда, Екатеринбургта туганнары барлыгын да әйтте ул. 
–    Кеше өстендә авыр йөк булып яшәгәнче, картлар йортында булу күпкә яхшырактыр дип уйлыйм, – диде Станислав Борисович. 
Биредә бик яхшы тәрбияләүләрен әйтеп тә сөендерде. Без алып барган “Әгерҗе хәбәрләре“ район газетасын да яратып укыячагын әйтте. 
–    Укырга бик яратам. Китаплар дөньясында көннең узганын да сизмим, – диде ул. 
Римма Гыйльметдинова җитәкчелегендәге делегация бу көнне Сарман Картлар йортында яшәүче Тирсә кешесе Геннадий Мостафин янында да булырга тиеш иде. Әмма коронавирус пандемиясе булу сәбәпле, безне бирегә кертмәделәр. Без якташыбызга бары күчтәнәчләр һәм туган як сәламнәре генә тапшыра алдык. Картлар йорты хезмәткәрләре әйтүенчә, соңгы вакытларда аяклары сызлау сәбәпле, ул коляскада гына хәрәкәтләнергә мәҗбүр икән. 

ТУГАННАРЫМ КИЛСЕН ИДЕ
Азевода туып-үскән Юрий БАБКИНга 58 яшь кенә әле. Бер ай элек аның да тормышы кискен борылыш алган. Аяклары сызлап хастаханәгә эләккән бу ялгыз ир-атны авыл җирлеге башлыгы Владимир Семенов ярдәме белән Алабуга картлар йортына урнаштырганнар. 
–    Хәзер акрынлап аякка баса башладым инде. Тиздән ныклап йөрермен дип уйлыйм, – диде ул хәлләрен сораштырганда. 
Юрийның да язмышы башкалар кызыгырлык булмаган. Ерак Көнчыгышта да, илебезнең башка шәһәрләрендә дә төрле вазифалар башкарып караган ул. Әмма бәхетен тапмаган. Анда сугылып, монда бәрелеп йөреп туйгач туган авылына кайткан. Ялгыз ир-ат күңел юанычын аракыда тапкан. Шуның нәтиҗәсендә, бирегә килеп эләккән дә инде. 
–    Яхшы ашаталар, тәрбиялиләр. Әмма биредә мин үземне бөтенләй ялгыз итеп тоям. Аралашырга иптәшем юк, телевизор да карыйсым килми. Әлегә көннәрем бертөсле үтә, – диде ул. 
–    Туганнарым  килсеннәр иде. Рәхәтләнеп сөйләшеп утырыр идек, – диде ул күз яшьләрен көчкә тыеп. 
Римма Гыйльметдинова күчтәнәчләр тапшыргач, аның тизрәк терелүен һәм үзенә берәр шөгыль табуын, төшенкелеккә бирелмәвен теләде. 
Ххх
Язмыш тарафыннан сыналган әлеге якташларыбыз картлар йортларына эләккәч үз тормышларын йөз тапкыр гына түгел, мең тапкыр күз алдыннан үткәргәннәрдер. Кылган гамәлләре өчен үкенгәннәрдер дә. Әмма нишлисең, башны ташка орсаң да артка юл юк инде хәзер. 
Гомер көзләрен җиде ятлар кулында уздыручы әлеге якташларыбызны онытмасак иде. 

врезка
Хәзерге вакытта Әгерҗе районыннан алты кеше – Азеводан Юрий Бабкин – Алабуга, Наҗардан Марсель Җәлилов һәм Көчектән Миңнехарис Шәфыйков – Мамадыш, Тирсәдән Геннадий Мостафин – Сарман, Иж-Бубыйдан Татьяна Мостафина – Әлки, Әгерҗедән Станислав Скрипов Минзәлә картлар йортларында тәрбияләнәләр. 

Ирина ИСМӘГЫЙЛЕВА, Минзәлә картлар йорты директоры:
–    Картлык көннәрен биредә уздыручылар өчен без йорт җылысын бирергә, аларның һәркайсына кайгыртучанлык күрсәтергә, уңайлыклар булдырырга тырышабыз. Мәсәлән, бинадагы һәр кат урам исемен йөртә. Авыл өен хәтерләткән почмагыбыз да бар. Сәламәтлекләрен ныгыту өчен заманча массаж, тоз бүлмәләре эшли. Ял итү бүлмәсендә телевизор карарга, өстәл уеннарында осталыкны арттырырга мөмкин. Һәр кичтә кул эшләре белән шөгыльләнү өчен махсус занятиеләр дә уздырабыз. 
Безнең үз бакчабыз бар. Яшелчә, җиләк-җимешләр үстерәбез. Ашханәдә пешекчеләребез нәкъ өйдәгечә мич ашлары да пешерәләр. 
Гомумән, без Картлар йортында тәрбияләнүчеләр үзләрен ялгыз тоймасыннар, юксынып, сагынып яшәмәсеннәр өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырышабыз. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев