1 январьдан 2021 ел өчен халыктан үзара салым акчаларын җыю башланды
Яшәеш

1 январьдан 2021 ел өчен халыктан үзара салым акчаларын җыю башланды

Татарстан Хөкүмәте һәр бер сумга 4 сум акча бирә

2021 елда үзара салым күләме үзгәрешсез калды: балигъ булган һәр шәһәрдәшебездән – 300 сум. Халыктан җыелган акчалар урам баганаларына яктырткычлар, балалар өчен уен комплекслары алуга, тротуарлар төзү һәм ремонтлауга, куркыныч тудыручы агачларны кисүгә, зиратларны тәртипкә китерүгә, җыеп әйткәндә, үзебезнең мәнфәгатьләрне канәгатьләндерүгә тотылачак. 

Узган еллардагы кебек үк, Татарстан Хөкүмәте һәр бер сумга 4 сум акча бирә. Әмма бер нечкәлеге бар: 4 сум акча бары тик беренче кварталда җыелган акчаларга гына өстәлә. 

Үзара салым акчаларын банк учреждениеләрендә, шәһәр хакимияте бинасында түләргә мөмкин. 

Әгерҗедә үзара салым түләүдән I төркем инвалидлар, Россия Армиясе сафларына чакырылучылар, көндезге формада укучы студентлар азат ителә. 

Белешмәләр өчен телефоннар: 22955, 24242. 

Лилия ШӘРИПОВА,
“Әгерҗе шәһәре” берәмлеге башкарма комитеты баш белгече. 

 

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев