16 декабрьгә кадәр “Әбунәче декадасы“ дәвам итә
Яшәеш

16 декабрьгә кадәр “Әбунәче декадасы“ дәвам итә

Санаулы көннәр кала

2022 елның беренче яртыеллыгына газета-журналларга язылу тәмамланырга санаулы гына көннәр калып бара. Әле “Әгерҗе хәбәрләре“ газетасына язылмаган булсагыз, хәзер нәкъ вакыты. 

Ни өчен, дисезме? Беренчедән, 16 декабрьгә кадәр “Әбунәче декадасы“ дәвам итә. Аның барышында газетага арзанрак бәягә (702,30 сум) язылырга мөмкин.

Квитанциягезнең күчермәсен 89656243149 яки 89063331957 ватсап номерларына юлласагыз, Кыш бабай күчтәнәче оту мөмкинлеге дә бар. Күчтәнәчләрен чанасына салып, Кыш бабай юлга чыккан инде. Бу юлы акциябездә газетаны редакциягә килеп йә хезмәт коллективлары аша алдыручылар да катнаша ала. Яңа елга үзегезгә йә оныкларыгызга менә дигән бүләк булачак ул.  

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Безгә сезнең һәрберегез кадерле. Чөнки сезнең өчен эшлибез. Шуңа күрә бездән аерылмассыз дип ышанабыз.    

Акцияне уздыру вакыты – 2021 елның 1-27 декабре. Аның сроклары, бүләкләр турындагы тулы мәгълүмат – “Әгерҗе хәбәрләре” редакциясендә. Акцияне оештыручы – “Әгерҗе хәбәрләре” (“Агрызские вести”) газетасы редакциясе. Белешмәләр өчен телефоннар: 8(85551)22861, 22962.  Реклама 16+

Ххх

Хат ташучыларга да әйтер сүзебез бар. 2022 елның 1 январена “Әгерҗе хәбәрләре”нә язылучылар санын 2021 елның 1 январена булган күләмдә саклап кала алган йә арттыруга ирешкән хат ташучылар арасыннан өч кеше акчалата бүләк, икесе редакция күчтәнәчләре алачак. Катнашыгыз да җиңү яулагыз, хөрмәтле хат ташучылар! Уңышлар сезгә!

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев