Үз эшләрендә балалар төрле табигый материаллар кулландылар.
Әгерҗе шәһәренең 1 нче гимназиясендә башлангыч сыйныф укучылары арасында "Көзге мотивлар" дигән табигый материалдан кул эшләнмәләре конкурсы узды.
Табигый материал белән эшләү баланы туган табигать белән якынайту өчен зур мөмкинлекләр тудыра, аңа сакчыл, кайгыртучан мөнәсәбәт тәрбияли. Табигый материал белән эшләү баланың акыл үсешенә, аның фикерләвен үстерүгә, беренче хезмәт күнекмәләрен формалаштыруга зур йогынты ясый.
Күргәзмәгә эшләр 23 сентябрьдән 30 сентябрьгә кадәр бер атна дәвамында әзерләнде. Үз эшләрендә балалар төрле табигый материаллар: кабак, кишер, кәбестә, төрле яфраклар, орлыклар,чәчәкләр, ботаклар кулландылар. Эшләнмәләр төрле техникаларда башкарылды: аппликация, букетлар, панно, модельләштерү.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев