24 июньдә ял итәчәкбезме?
Яшәеш

24 июньдә ял итәчәкбезме?

Бу көнне Россиядә Җиңү парады узачак

Россия Президентының пресс-секретаре Дмитрий Песков Җиңү парады көне – 24 июнь ял булыр дип өметләнә. Аның әйтүенчә, әлегә бу турыда төгәл мәгълүмат юк, әмма мондый вариантның булу ихтималы зур, дип яза ТАСС.

Песков әлеге чарага БДБ илләре лидерларын чакыру планы барлыгын да хәбәр иткән. Кремль коронавирус белән бәйле вазгыять 24 июньгә яхшырыр дигән өметтә. 

Исегезгә төшерәбез: бу көнне Россиядә Җиңү парады узачак.

Чыганак

Фото:http://pixabay.com
 

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев