3 нче санлы мәктәптә тантаналы рәвештә шахмат зонасы ачтылар
Яшәеш

3 нче санлы мәктәптә тантаналы рәвештә шахмат зонасы ачтылар

Уеннар дәрестән тыш эшчәнлеккә кертелгән

Бүген, 26 апрельдә, Әгерҗенең 3 нче санлы урта мәктәбендә шахмат зонасын ачу тантанасы булды.

Чарада район башкарма комитеты җитәкчесе Артур Акбашев, җирле үзидарә депутатлары Лилия Әхмәтзакирова, Айдар Хәйруллин, Разил Бәширов катнашты. Кунаклар мәктәпкә шахмат өстәлләре комплектлары һәм сәгатьләр бүләк иттеләр.

"Без барыбыз да шахматның логиканы үстерүен яхшы беләбез. Бу балаларның белем бирү өлкәсендәге уңышларын яхшыртуына ярдәм итә. Мин сезгә бу искиткеч уенның барлык серләрен тизрәк ачуыгызны телим. Ул сезне һәрвакыт тормыш юлында дөрес карарлар кабул итәргә өйрәтәчәк», - дип теләде Артур Эльфатович.

Бәйрәм шахмат буенча блиц-турнир белән дәвам итте.

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев