5 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр китапханәчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар
Яшәеш

5 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр китапханәчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар

Бик матур чара узды

Сентябрь аеннан май аена кадәр балалар китапханәсе хезмәткәрләре, чаралар үткәрү өчен, айга ике тапкыр мәктәпкәчә балалар учреждениеләренә чыгалар. Программа кысаларында кычкырып укулар, укылган язучылар турында әңгәмәләр, әдәби уеннар һәм викториналар, иҗади дәресләр үткәрелә. Ел саен чаралар темалары рус һәм чит ил балалар язучыларының юбилейларына багышлана һәм яңартыла.

Бүген балалар китапханәсенә йомгаклау чарасына 5-нче номерлы балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары килде. Чара Китапханәләр көненә багышланган иде. Бу көнне балалар яңа китаплар, журналлар белән таныштылар. Алар китаплар, мәктәп турында табышмакларга җавап бирделәр һәм «Петя һәм Кызыл калфак» мультфильмын карадылар. Балалар китапханәчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, китапханә өчен китаплар бүләк иттеләр. 

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев