Әгерҗе районы укучылары «Укытучым минем» бәйгесендә җинделәр
Бәйге Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә оештырды
«Укытучым минем» бәйгесе 2023 ел ахырында урта һәм югары сыйныф укучылары арасында узды. Аны Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә оештырды.
Әлеге бәйгенең җиңүчеләре, Көчек мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы Фәттахова Ландыш һәм башлангыч сыйныфлар укытучысы Касыймова Венера Наил кызы, 2нче мәктәпнең 7нче сыйныф укучысы Замалиев Кәрим һәм география укытучысы Мөфтәхетдинова Наталья Анатолий кызы, Казан шәһәрендә бүләкләү тантанасында катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев