Әгерҗе районында Күләгәш елгасында ир-ат батып үлгән
Якынча мәгълүматлар буенча, фаҗиганең сәбәбе – су объектларында иминлек кагыйдәләрен үтәмәү
112 бердәм номерына Татарстанның Әгерҗе районында бер ир-атның суга керүе һәм аннан кире чыкмавы хакында хәбәр килгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Урынга – Ташлы авылына килгәч, коткаручылар Күләгәш елгасында яр буеннан 50 метр эчтә 33 яшьлек ир-ат мәетен табып алган. Шуннан соң аны, яр буена чыгарып, полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар.
Әлеге урынның су коену өчен җиһазландырылмаган булуын да искәртик.
Якынча мәгълүматлар буенча, фаҗиганең сәбәбе – су объектларында иминлек кагыйдәләрен үтәмәү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев