Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗе районында махсус операция зонасына ике тоннадан артык гуманитар йөк озаттылар

Муниципалитет башлыгы белән бергә гуманитар йөкне озата баручылар командасында сервис локомотив депосы җитәкчесе, шәһәр Советы депутаты Андрей Маганов һәм Салагыш авыл җирлеге башлыгы Мансур Мөхәммәдиев тә бар иде

Татарстанның Әгерҗе районында яшәүчеләр махсус хәрби операция зонасына гомуми авырлыгы ике тоннадан артык тәшкил иткән гуманитар йөкнең чираттагы партиясен озатты. Колоннаны муниципалитет башлыгы Ленар Нургаянов озата барды.

Азык-төлектән тыш, дарулар һәм кирәкле җиһазлар: генераторлар, бензин пычкылары, балталар, изолон, маскировка челтәрләре, блиндаж шәмнәре, кием-салым, кораллар, төзелеш материаллары да сатып алдылар. Алгы сызыктагы хәрбиләргә гуманитар йөк белән бергә хатлар, мәктәп укучылар ясаган рәсемнәр, шулай ук авыл кешеләре әзерләгән өй токмачы, үлән чәйләре һәм чәкчәк тә җибәрделәр.

«Егетләр безнең кайгыртучанлыкны тойсын өчен барысын да эшлибез! Алар өчен бу - туган йортларының бер кисәге, үзләрен яратуларына һәм өйдә зарыгып көтүләренә ышаныч. Хәрбиләр сораган бер әйберне дә онытып калдырмаска тырыштык, моның өчен Әгерҗе районы халкына, барлык хезмәт коллективларына бик зур рәхмәт. Махсус операция зонасындагы һәр солдат ярдәмне тоя һәм аның өчен бик тә рәхмәтле», - дип искәртте Ленар Нургаянов.

Муниципалитет башлыгы белән бергә гуманитар йөкне озата баручылар командасында сервис локомотив депосы җитәкчесе, шәһәр Советы депутаты Андрей Маганов һәм Салагыш авыл җирлеге башлыгы Мансур Мөхәммәдиев тә бар иде.

«Бергәләп гуманитар йөкне тапшырдык, тәэмин итү мәсьәләләре, мөһим проблемалар хакында фикер алыштык. Неонацизмга каршы көрәшүче якташларым белән горурланам. Егетләрнең кәефе яхшы. Без бергә – зур көч!» - диде Маганов.

«Гуманитар ярдәм килеп җитте, барысы да урынында. Битараф булмаган һәркемгә рәхмәт белдерәбез! Мондый тыл безне Җиңүгә алып бара. Ә Җиңү безнең якта булачак!» - ди махсус операциядә катнашучылар үзләре.

Чыганак 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев