Әгерҗе Сабан Туенда Төркиядән килгән делегация катнашты (ВИДЕО)
Төрек Республикасының Чайджума шәһәре башлыгы Бюлент Кантарджи әгерҗелеләргә бәйрәм котлавы җиткерде
Юкка гына Сабан туен кардәшләр, дуслар, туганнар белән очраштыра торган бәйрәм димиләр. Быелгы милли бәйрәмебезнең янә бер матур бизәге Төркиядән килгән делегациянең катнашуы булды. Төрек Республикасының Чайджума шәһәре башлыгы Бюлент Кантарджи әгерҗелеләргә бәйрәм котлавы җиткерде. Ә ерак араларны якын итеп килгән “Чай Джума“ фольклор ансамбле артистлары милли биюләрен бүләк иттеләр.
Ә менә бәйрәмне тамаша кылучылар арасында Хакасиядән өч мең чакрым юл узып кайткан якташыбыз Дамир Хәйруллин да бар иде. Ул Тәбәрледә туып-үскән. Армия хезмәтеннән соң Хакасиядә төпләнеп калган. Туган якларга биш елга бер тапкыр кайта икән.
– Сабан туен туган якларда гына күрәм. Чөнки Хакасиядә әлеге бәйрәм уздырылмый. Бик матур, бик күркәм бәйрәм. Татарча җырлар ишетү, татар биюләрен карау күңел кылларын тибрәтә, – диде Дамир ага.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев