Әгерҗедә гомер кичерүче Анна Шадрина 100 яшьлек юбилеен каршы алды
Яшәеш

Әгерҗедә гомер кичерүче Анна Шадрина 100 яшьлек юбилеен каршы алды

Бер гасырлык юбилеен ул бала-оныклары янәшәсендә каршы ала

Әгерҗедә гомер кичерүче Анна Шадрина 100 яшьлек юбилеен каршы алды. 

Ул гомере буе туган шәһәрендә гомер кичергән. Хезмәт юлын урман хуҗалыгында бухгалтер булып башлаган. Аннан район мәгариф идарәсендә саннар дөньясында гизгән. Анна Степановна эшендә хөрмәт яулаган хезмәткәр, гаиләсендә бәхетле хатын һәм әни булган. Ул оныкларын үстерешергә дә бик ярдәм иткән. Бер гасырлык юбилеен да бала-оныклары янәшәсендә каршы ала.

Фото: архив 

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев