Әгерҗедә яшәүче бердәнбер сугыш ветеранына 98 яшь тулды
Яшәеш

Әгерҗедә яшәүче бердәнбер сугыш ветеранына 98 яшь тулды

Сәүбән Миңнехуҗин - районыбызда исән калган бердәнбер ветеран

Кичә, Әгерҗедә яшәүче, Бөек Ватан сугышы ветераны Сәүбән Миңнехуҗин үзенең 98 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Сәүбән Миңнехуҗин - районыбызда исән калган бердәнбер ветеран.

Хөрмәтле ветеранны район башлыгы Ленар Нургаянов, хәрби комиссар Илгиз Галиев һәм халыкны социаль яклау бүлеге башлыгы Альмира Зарипова чын күңелдән котладылар.

Сәүбән Миңнехуҗа улы – тумышы белән Көчек авылыннан. Иж-Бубый мәктәбендә укыган чагында, 17 яшендә аны сугышка алалар. Бәрелешләр вакытында өч тапкыр яралана. Бөек Җиңү көнен Орджоникидзе шәһәрендә каршы ала. Аннан соң да туган ягына кайту насыйп булмый. Ул санитар поездда яралыларны озатып йөри. Сугыштагы батырлыклары өчен I дәрәҗә Ватан сугышы ордены, бик күп медальләр белән бүләкләнә. 

Сәүбән аганың сугыштан соңгы еллары балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышланган. Районыбызның Шаршады, Яңавыл мәктәпләрендә укыткан хөрмәтле мөгаллим ул. 98 яшьлек ветеранны якыннары хөрмәтләп тәрбияли.

 

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев