Әгерҗедә капиталь ремонт яхшы темплар белән старт алды
Бүгенге көнгә башкарылган эш күләме 80 процент тәшкил итә
Яз җиткәнче үк шәһәрдә торак йортларны капиталь ремонтлау программасы кысаларында эш башланып киткән иде инде. Кайдадыр ул тәмамланган диярлек. Әйтик, Лесопильная урамы, 6нчы йортта.
Марсель Ситдыйков җитәкчелегендәге “СтройГрад” предприятиесе эшчеләре әлеге йортның түбәсен ремонтлаганнар. Беренче карашка, эш күләме дә күп түгел кебек. Әмма җентекләп тикшерә башласаң, җитәрлек: түбәне сүтү, стеналарын күтәрү, бәпкә һәм рәшәткә ясау, түбәне ябу һәм җылыту, вентканаллар урнаштыру һәм башкалар. Су агып төшү системасын эшләү, янгыннан саклау чаралары...
Түбәне сүтү эшләрен февраль аенда ук башлаганнар. Срок буенча бөтен эшләрне май аена тәмамларга тиеш булганнар. Әмма җиде кешелек бригада бер айга иртәрәк төгәлләгән.
Аларның эшенә иң дөрес бәяне йортта яшәүчеләр үзләре генә бирә ала, әлбәттә.
– Бригада бик яхшы эшләде. Түбә череп беткән иде, диләр. Марсель Альбертович – үзе дә бик тәртипле, намуслы җитәкче. Бер генә проблемалы мәсьәләне дә игътибарсыз калдырмады. Керү уңаен ремонтлауда да ярдәм күрсәтергә вәгъдә бирде, – ди йортның өлкән вәкиле Тәнзилә Гарифуллина. – Без йортның фасады да капремонт программасына кертелер дип бик өметләнгән идек. Йортыбыз узган гасырда ук төзелгән бит инде. Пугачеводагы шартлаулар вакытында да аңа нык кына зыян килде. Идарәче компаниядә бу яклап та уйлап карарбыз, диделәр.
Әлеге мәсьәләне хәл итүдә дә ярдәм булыр дип ышанабыз.
Капиталь ремонтка килгәндә, эшләр уңышлы барганда һәм һава торышы да яхшы торганда төзүчеләр әлеге йорт белән беррәттән Киров урамы, 2нче йортның да түбәсен алыштыру эшләренә керешкәннәр. Биредә алар апрель-май айларында эшләргә тиеш булганнар. Бүгенге көнгә башкарылган эш күләме 80 процент тәшкил итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев