Әгерҗедә көзге ярминкә гөрләде
Кырык ноктада сәүдә иттеләр
Бүген Әгерҗедә икенче көзге ярминкә гөрләде. Авыл халкы шәһәрне сыйлады. Сатуда ниләр генә юк иде: ашлыкның килосы 9-10, сыер ите уртача 500, дуңгызныкы 300, бәрәңге 25 сумнан иде.
Бал, балык, төрле яшелчәләр, җиләк-җимеш, гөмбә, агач-куаклар, чәчәк үсентеләре – ниләр генә юк иде.
Ярминкәне Шаршады, Исәнбай, Кадыбаш, Иске Эсләк, Девятерня, Бима авыл җирлекләре дә бизәделәр. Бу җирлекләрнең авыл башлыклары төп оештыручылар булса, мәдәният һәм авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре милли киемнәрдән сатып алучыларга хезмәт күрсәттеләр, баяннарда уйнап җырладылар, биеделәр. Район Мәдәният йорты артистлары, яшь җырчы-биючеләр дә үзләренең чыгышлары белән сокландырдылар.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Илгиз Салихов ярминкәнең югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев