Әгерҗедә Өлкәннәр көненә багышланган чаралар дәвам итә
Сезнең өчен, өлкәннәр
1 октябрьдә Өлкәннәр ункөнлеге башланды. Шул уңайдан райондагы һәр оешма өлкәннәрне зурлауга, хөрмәтләүгә тәгаенләнгән чаралар планы булдырды.
3 ОКТЯБРЬДӘ район тарихы һәм мәдәни мирасы музее хезмәткәрләре “Форпост” оешмасы активистлары белән берлектә “Яшьлек” паркында “Игелек бүләк ит” дип аталган акция уздыралар. Ул өлкәннәргә котлау открыткалары тарату, музей экспонатлары белән бәйле үзенчәлекле фотозона булдыру кебек гамәлләрне күз уңында тота.
3 ОКТЯБРЬДӘ 15 сәгатьтә “Авангард” яшьләр үзәгендә “Бабуля-шоу” концерт-күңел ачу программасы оештырыла. Чарадан соң өлкәннәргә фильм күрсәтеләчәк.
Халыкны социаль яклау идарәсе дә ункөнлек барышында күп кенә кенә чаралар уздырырга ниятли. Шулар арасында – “Игелекле эшләр көне” акциясе. Ул өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә исәптә торучыларга көнкүреш хезмәте күрсәтүгә тәгаенләнә.
Үзәк китапханәләр системасы хезмәткәрләре тармак ветераннарын һәм өлкән китап укучыларны 4 ОКТЯБРЬДӘ 14 сәгатькә “Еллар безнең өчен зирәклек баскычы гына” дип аталган кичәгә көтеп калалар. Авыл китапханәләрендә дә тематик чаралар оештырыла.
Районыбыз укучылары “Картлык – шатлык” хәйрия фонды инициативасы белән старт алган “Хат язышу буенча оныклар” акциясендә катнашачак. Аның барышында әзерләнгән открыткаларны якташларыбыз яши торган картлар йортларына, ялгыз яшәүче 80 яшьтән өлкән райондашларыбызга юллау ниятләнә.
Декада кысаларында көнкүреш хезмәте күрсәтүдә дә ташламалар каралган. Әйтик, кайбер чәчтарашханә, такси хезмәтеннән ташлама белән файдалану мөмкин була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев