Әгерҗедән беренче төркем армия сафларына озатылды
Язгы чакырылышта безнең районнан 34 егет солдат каешы буа
Язгы чакырылышта безнең районнан 34 егет солдат каешы буа. Бүген төнлә җиде егет, якыннары, туганнары һәм дуслары белән нәкъ бер елга саубуллашып, олы юлга кузгалды.
Күптәннән килүче матур традиция буенча аларны район хәрби комиссариатыннан тантаналы төстә озаттылар
Егетләргә район башлыгы урынбасары Илфат Ямалиев, хәрби комиссар Илгиз Галиев та үгет-нәсыйхәтләрен җиткерделәр.
– Иң мөһиме, әниләрегез турында онытмагыз. Җай чыгу белән иң беренче аларның телефон номерын җыегыз. Армия ул – тормышка, тәртипкә, якыннарның, дуслыкның кадерен белергә өйрәтә торган мәктәп. Әнә шул берьеллык тормыш мәктәбен уңышлы үтәргә язсын сезгә, – дип егетләрнең кулларын кысып хәерле юл, яхшы хезмәт итүләрен теләделәр алар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев