Әгерҗелеләргә мактаулы исемнәр бирелде
Бүләкләрне Әгерҗе районы башлыгы урынбасары Илфат Ямалиев тапшырды
Республиканың агросәнәгать комплексын үстерүгә керткән өлеше һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Татарстан Республикасы Раиса Указы белән “Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” мактаулы исеме “Нәҗәр” ҖЧҖенең баш бухгалтеры Диләрә Рафаиловнага бирелде.
Күпьеллык намуслы хезмәте һәм Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексын үстерүгә зур шәхси өлеше өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хаты һәм «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының мактаулы ветераны» күкрәк билгесе белән бүләкләнде КАМАЛИЕВ Равил Абдулла улы бүләкләнде.
Бүләкләрне Әгерҗе районы башлыгы урынбасары Илфат Ямалиев тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев