Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Җәй көне Татарстан халкын өч кыска эш атнасы көтә

Моннан тыш, 30 августта республикада Татарстан көне билгеләп үтеләчәк. 29 августта эш вакыты бер сәгатькә кыскарачак

Җәй көне татарстанлыларны өч кыска эш атнасы көтә. Шуларның икесе – июньдә, берсе августта булачак. Шул ук вакытта башка россиялеләр өчен җәйге вакытта бер генә кыскартылган эш атнасы булачак.

Татарстан Республикасы Хезмәт министрлыгы сайтында бастырылган җитештерү календаре нигезендә, 12 июньдә татарстанлылар ил халкы белән бергә Россия көнен билгеләп үтәчәк. Июньнең соңгы эш атнасы да кыскартылачак, 28 июнь Корбан бәйрәме булачак. Указга март аенда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов кул куйды.

Моннан тыш, 30 августта республикада Татарстан көне билгеләп үтеләчәк. 29 августта эш вакыты бер сәгатькә кыскарачак.

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев