Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

“Ак калфак“ оешмасы вәкилләре – ут күршеләребез Ижауда

Ижаудагы “Ак калфак“ оешмасы чараларында безнең районның “Ак калфак“ оешмасы җитәкчесе Рушания Байтимерова, Рәмзия Зарипова, Чулпан Нурмөхәммәтова да катнашалар.

Бүген "Ак калфак" оешмасы хатын-кызлары Ижевскиның "Энҗе" татар балалар бакчасы эшчәнлеге белән танышты.

 (Ижевск, 7 декабрь, "Татар-информ", Лилия Гаделшина). Удмуртия башкаласы Ижевскидагы татар балалар бакчасын зурайтачаклар. "Бездә бакчада балаларга татар теле дәресләрен үткәрүне тыючы юк", - диде "Энже" бакчасы мөдире Бриллиант Абдрахманова "Татар-информ"га.

Бүген "Энҗе" бакчасы эшчәнлеге белән Кадрия Идрисова җитәкчелегендәге "Ак калфак" Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы вәкилләре танышты. Россия төбәкләреннән, Татарстаннан хатын-кызлар Удмуртиягә күчмә утырышка җыелды.

 Бриллиант Абдрахманова Удмуртиянең "Ак калфак" оешмасын да җитәкли. Ул сөйләгәнчә, "Энҗе" 107нче балалар бакчасы 2007 елдан эшли. "Атнага ике тапкыр татар теле дәресләре үткәрелә, тәрбиячеләрнең күпчелеге татарлар, тәрбия-мәдәни программалар милли рухта алып барыла", - диде бакча мөдире.

 Бүген бакчага 122 бала йөри, киләсе елдан Ижевскиның тагын бакчасын кушкач, балалар саны 200дән артачак. Бакча Ижевскиның Азин урамында - тарихи Татар бистәсендә урнашкан. Башка милләт вәкилләре дә үз балаларын бу бакчага бирә.

 "Бүтән бакчага йөрү мөмкинлеге булса да башка милләт ата-аналар балаларын татар бакчасына бирә. Татарлар арасында яшибез, балалар татар телен, мәдәниятен белсеннәр, дип әйтә. Татар традицияләренә багышланган бәйрәмнәр үткәрәбез. Башка милләт балалары да татарча шигырьләр ятлап сөйли", - ди Бриллиант ханым.

 Аның сүзләренчә, Ижевскида бер удмурт балалар бакчасы бар. "Энҗе" бакчасы Удмуртия Мәгариф һәм фән министрлыгының Этник-мәдәни белем бирү ресурс үзәге булып санала. Елга өч тапкыр биредә удмурт тәрбиячеләренә милли-мәдәни тәрбия бирү өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу өчен семинарлар үткәрелә. "Республика Хөкүмәте, шәһәр хакимияте безгә эш алып бару өчен бөтен шартлар тудырды. Балалар бакчасында татар теле укытуга каршы килгән кеше юк", - диде бакча мөдире.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев