Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Альберт–Люция Зариповларның гаилә корып яши башлауларына 50 ел тулды

Алтын туйларын билгеләп үткән көннәрдә алар белән бергәләп гомер сукмаклары буйлап уздык

Кодаш авылында яшәүче хөрмәтле авылдашларыбыз Альберт–Люция ЗАРИПОВлар өчен Яңа елның беренче көннәре аеруча истәлекле: 3 январьда гаилә корып яши башлауларына 50 ел тулды. Алтын туйларын билгеләп үткән көннәрдә алар белән бергәләп гомер сукмаклары буйлап уздык. 

ШУШЫ ҖИРДӘН, ШУШЫ ТУФРАКТАН

Алар икесе дә шушы төбәктән: Альберт абый безнең авыл җирлегенә кергән Казанский поселогыннан, Люция апа – Кодаш авылы кызы. Мәктәпне тәмамлагач та бәхет эзләп читкә китмәгәннәр. Альберт абыйның 44 елга сузылачак хезмәт юлына әнә шул чакта ук нигез салына. Армия хезмәтен исәпкә алмаганда, гомере буе авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куя ул: шофер да була, комбайн, трактор да иярли. “Һөнәре буенча иң яхшысы” исеменә лаек булуы, күпсанлы

Грамоталар һәм истәлек бүләкләре алуы үзенә тапшырылган вазифаларны намус белән башкаруы турында сөйли. 
Люция Миннәхмәт кызын мәктәпне тәмамлау белән колхоз Казан медицина училищесына укырга юллый. 1970 елда укуын тәмамлап кайтканнан соң фельдшер булып эшли башлаган авылдашыбыз да, әлеге җаваплы хезмәтне 37 ел дәвамында башкарып, төрле дәрәҗәдәге бүләкләргә дә, авыл халкының олы хөрмәтенә дә лаек булды. 

САБЫЙЛАР КҮПЛӘП ТУГАН ЧАКЛАР

Безнең авыл тарихы музеенда Люция апаның хезмәт еллары турында язган истәлекләре кадерләп саклана. “Мин эшләгән еллар авылда балалар күп туган чакка туры килде. Балалар бакчасында урын җитми, аларны йоклатыр өчен куелган раскладушкалар ишек төбенә кадәр тезелеп китә иде. Елы-елы белән 7-8әр сабый туган чаклар булды. Юлсыз вакытлар. Бала тудыру йортына бару өчен башта машинаны ДТ тракторына тагып Биектауга кадәр чыгабыз. Аннан Биектаудан Әгерҗегә китәбез. Ничек кенә булмасын, бер әнинең дә, баланың да үлеменә юл куелмады. Моның өчен, иң беренче чиратта, Хәмәт абый Галиев, Миншәех абый Гайнуллин кебек җитәкчеләргә рәхмәт. Чөнки техника сораганда алар бервакытта да кире бормадылар”, – дигән юллар бар анда. “1994 елларда зур шәһәрләрдә дифтерия чире чыкты. Бөтен кешегә дә прививка ясарга кирәк булды. Бер баш тарткан кеше дә булмады. Әнә шулай, авылдашлар белән дә килешеп эшләдек, аларга да зур рәхмәт”, – дип дәвам итә медицина ветераны. 

Бу урында Люция апаның тынгысыз хезмәтенә һәрчак теләктәшлек күрсәткән тормыш иптәше Альберт абыйга да ихлас рәхмәт сүзләре җиткерү кирәктер. Чөнки авыл фельдшерына тәүлекнең теләсә кайсы вакытында өйдән чыгып китәргә туры килә. Андый чакта җәмәгатеңнең хезмәтеңне аңлавы бик тә мөһим, әлбәттә. Альберт абый исә шушы яклап гомер буе Люция апага терәк була белүе белән дә хөрмәткә лаек.

КАПКАЛАРЫ ҺӘРЧАК АЧЫК

Гомумән, бу гаиләнең капкасы бикле чак булмагандыр, мөгаен. Люция апа лаеклы ялга чыккач та халыкка медицина ярдәме күрсәтүен дәвам итте. Тиешле ярдәм-киңәшләре өчен бик күпләр рәхмәтле медицина ветеранына. Пенсиягә чыккач осеменатор вазифасын башкарган Альберт абыйга да авыл халкының йомышы еш төшә иде. Бик озак еллар мәетне пакьләп соңгы юлга озату кебек авыр хезмәтне дә олы җаваплылык белән башкара дин кардәшебез. 

Дус-тату гаиләдә яратып үстергән газиз балаларына да капкалары һәрчак ачык аларның. Әгерҗенең 1нче гимназиясендә мөгаллимлек итүче кызлары Гөлнур, тимерьюлчы уллары Айрат, район авыл хуҗалыгы идарәсе белгече Айдарның гаиләләре әти-әни йортына эзне суытмыйлар. Альберт абый белән Люция апа алты оныгына яраткан әби-бабай да бүген. 

Алга таба да әнә шулай хөрмәтле дә, кирәкле дә булып яшәргә язсын иде алтын туйларына килеп җиткән авылдашларыбызга. Бу – балаларының да, без – авылдашларының да иң изге теләге. 

Рима ИСЛАМОВА, Гөлнар СӘЛӘХИЕВА.
Кодаш авылы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев