Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Райондашыбыз алимент түләмәгән өчен колониягә китә

Суд карары чыкты

Әгерҗе районы прокуратурасы 46 яшьлек райондашыбызга карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд аны РФ Җинаять кодексының 157 маддәсенең 1 өлеше тарафыннан каралган җинаять кылуда гаепле дип таныды.

Гаепләнүче өч балигъ булмаган баланы матди карап тору өчен ай саен акча түләргә тиеш булган. Әмма ир-ат алимент түләүдән баш тарткан һәм балаларга ярдәм күрсәтмәгән. Элегрәк аны шундый ук хокук бозу өчен административ җаваплылыкка тартканнар һәм 80 сәгать мәҗбүри эшкә билгеләгәннәр.

Алиментлар буенча бурыч 390 мең сумнан артык тәшкил иткән.

Ир-ат үз гаебен тулысынча таныган.

Суд аңа җәзаны гомуми режимлы төзәтү колониясендә алты айга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендәге җәза билгеләде, дип хәбәр итә Әгерҗе районы прокуратурасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев