Алмаз Зиннәтов: «Мәктәп елларында яшьтәшләрем кебек Гагаринга охшарга тырыштым..»
Сораштыру: Ә сезнең кумирыгыз бармы?
Без мәктәптә укыган елларда үзеңнең кумирыңнын фотоларын, аның турында газета-журналларда басылган язмаларны бер дәфтәргә туплап бару “мода“сы бар иде. Хәзер мондый гадәт юктыр инде. Әмма соклана торган кешеләр – кумирлар бар. Газета укучыларыбызга да шуңа кагылышлы сорауны бирдек.
Алмаз ЗИННӘТОВ, Кичкетаң авылы:
– “Үзеңә кумирлар тудырма”, дигән сүзләр булса да, кеше гомере буе кемгәдер сокланып, үрнәк алып яши икән ул. Һәм алар еллар узган саен үзгәрә. Мин дә искәрмә түгел. Әйтик, мәктәп елларында яшьтәшләрем кебек Гагаринга охшарга тырыштым, галәмгә очарга хыялландым. Ижауда югары уку йортында инженер-төзүче булырга укыганда әлеге өлкәдә үрнәк булырдай шәхесләрне барладым. Ә хәзер минем өчен аерым кеше түгел, ә аның нинди сыйфатларга ия булуы мөһим.
Әйтик, кемнәндер бер төрле сыйфатны, икенчесеннән башкасын үрнәк итеп алып, үземне үзгәртергә тырышам. Язмыш кушуы буенча мәктәптә укытучы булып эшләгәнлектән, укучыларыма да аерым шәхесләргә хас үрнәк сыйфатларны мисал итеп китерәм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев