Газета укучыларыбызга “Сез йолдызнамәгә ышанасызмы?” дигән сорау биреп, әлеге темага карата фикерләрен белештек
Йолдызлыкларның унике булуы беркем өчен дә сер түгел. Һәрберсе турында тулы мәгълүматны интернет киңлекләрендә табып укырга да була. Бу темага китап-журналлар да бихисап. Газета укучыларыбызга “Сез йолдызнамәгә ышанасызмы?” дигән сорау биреп, әлеге темага карата фикерләрен белештек.
Алсу ХАРИСОВА, Әгерҗе шәһәре:
– Йолдызнамәгә берникадәр дәрәҗәдә ышанам. Һәр көнне иртәнге чәйне эчкән арада телевизордан иртәнге тапшырулар тәкъдим иткән йолдызнамәгә колак салам. Анда әйтелгән яхшы фаразларга күңел ышана инде, әлбәттә. Күңелгә ятышсызларын да яхшыга юрарга тырышам. Шулай да берничә тапкыр аларда фаразланган уңышсызлыкка юлыкканым да бар: яки көн җайсыз үтә яки берәр күңелсезлек килеп чыга.
Үзем дә, тормыш иптәшем дә кучкар. Бу йолдызлыкта туучыларга үтә дә кирелек хас. Тик тырышлык, максатчанлык, башлаган эшне ахырына җиткерү, фантазия бай булу кебек уңай сыйфатлары да җитәрлек. Ә улларыбызның өлкәне Әмир – кыз, төпчеге Рүзәл Арыслан йолдызлыгында туган. Йолдызнамә буенча да, тормышта да һәркайсыбызның холкы төрле булуга карамастан, бергә яшәү дәверендә бер-беребезгә яраклашып, юл куеп яшәү мөһимлегенә инандык инде.
Мөмкинлек булган саен гаилә белән табигать кочагына чыгу, уртак ял вакытын файдалы һәм кызыклы итеп уздыру яклы без.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев