Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
Яшәеш

Алтын куллы оста Гаяз Хөснетдинов: «Шул яраткан шөгылем яшәтә дә инде мине..»

Үзебезнең Кулибин

Әгерҗедә яшәүче ХӨСНЕТДИНОВлар хуҗалыгы миңа элекке колхозларның машина-трактор паркын хәтерләтте. Анда ике “Беларус“ тракторы, йөк машинасы, пилорама, печән чапкыч, тырма, сукалар, әрҗә тулы тимер-томыр...

– Юуук, тимер-томыр гына түгел, болар – минем өчен бик кадерле запас частьләр. Һәрберсенең кирәге чыга.  Күп кенә танышларым да “синдә теге яки бу часть юкмы?” дип бик еш киләләр, – ди  йорт хуҗасы Гаяз абый. 

–    Шушы әрҗәләрдәге мең төрле  тимер арасыннан кирәклесен шунда ук табып бирә ул, – дип әңгәмәгә кушыла җәмәгате Флүрә ханым. – Яшьтән үк тимер, машина “җене” кагылган инде аңа. Машина йә тракторы көйсезләнеп торса, аның кайсы җире ватылганын тавышыннан ук әйтеп бирә, – дип тә өсти.

...Көчек авылында ишле гаиләдә туып, балачактан ук атта, аннан тракторда эшләп, чыныгып үскән авыл баласы бит ул Гаяз. Кулыннан килмәгән эше юк. 

– Мактанып әйтүем түгел, үз гомеремдә бер эштән дә куркып торган булмады инде. Берәр эшкә алынам икән, булмый дип ярты юлда туктаганым юк. Теге яки бу техника, механизмны көйләү, аларны хуҗалыктагы эшләрне башкарырга  үземә җайлы, уңайлы итеп ясау өчен уйланып кайчак төн йокыларым кача. Ә инде башлаган эшне ерып чыккач, нинди рәхәтлек кичергәнемне үзем генә беләм, – ди әңгәмәдәшем тыйнак кына елмаеп.

–    Әткәй кайберәүләр кебек интернеттан карап-өйрәнеп эшләми бит ул. Интернет белән, гомумән, дус түгел. Үзе уйлап таба. Ул – токарь да, слесарь да, эретеп ябыштыручы да. Пилораманы да үзе ясады. Без тимер-томыр дип кенә йөрткән, инде күгәреп беткән запчастьләр әрҗәләрендә казынып, аларны чистартып-майлап нәрсәдер җыя башлый. Беренче тапкыр сынап караганда аның ничек сөенгәнен күрсәгез иде сез, – дип сүзгә кушыла кызы Гүзәлия.

Әнә, ишегалды уртасындагы бу җайланманы да Гаяз абый үзе уйлап табып җыйган. Юан утын пүләннәрен яра торган механизм бу. Трактор частьләре дә эшкә җигелгән, моторын исә сатып алган. 

–    Башкаларның үзләре ясаган утын яру җайланмаларын күргәнем бар. Ә Гаязныкы кебекне беренче күрәм. Бик озак җентекләп карадым, өйрәндем, әмма аны ничек ясавына барыбер төшенеп җитә алмадым. Интернетта да мондыйны күргәнем юк, – ди гаҗәпләнеп, үзе дә нәрсәдер уйлап табарга, механика-техникада казынырга оста  танышым Рафис Әсфәндияров. 

Шунысын да әйтми калдыра алмыйм. Яман чир белән дүрт ел көрәшкән хәлдә ясаган бит ул бу катлаулы, әмма бик җиңел генә утын яра торган җайланманы.  

– Дәвалану барышында хастаханәләрдән бик катлаулы процедуралар узып кайткач та беркайчан зарлануны белми ул. Әллә ни хәле булмаса да, әкрен генә ишегалдына чыга да, тимерләре, техникасы арасында казына башлый һәм ... дөньясын оныта, – ди җәмәгате. 

–    Шул яраткан шөгылем яшәтә дә инде мине. Авыртуларым вакытлыча онытылып тора. Сезгә гади тимер кебек кенә күренгән әйберләр миңа яшәү дәрте бирә.

Үзем уйлап тапкан җайланмалар хуҗалыкта файда китерсә, икеләтә рәхәт.  Диванга ятып, түшәмгә карап үлем көтеп ятып булмый бит инде. Яшисе килә әле, – ди әңгәмәдәшебез.

Гомере буе эш аты булган Гаяз абый башкача булдыра да алмый. Хәерле гомер насыйп булсын әле Әгерҗе Кулибинына. 

Рәмзия ЗАРИПОВА.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев