Асаф Абдрахманов өчен тавыш бирик
Хәзерге вакытта Әгерҗе районы кандидаты өчен нибары 98 тавыш бирелгән. Асаф Абдрахманов – 45 кандидат арасында нибары 32нче урында.
Асаф Абдрахманов 1918 елның 20 декабрендә Әгерҗедә туа.
Балачагы Иж-Бубыйда уза, шунда ук җидееллык мәктәпне тәмамлый.
Казанда авиация техникумын тәмамлап, авиация заводында эшли башлый.
1939 елдан Хәрби-диңгез флотында хезмәт итә.
1942 елда Югары хәрби-диңгез училищесын тәмамлый һәм Азов хәрби флотилиясенә хезмәткә юллана. Анда бронекатер командиры итеп билгеләнә.
1944 елда немецлар белән аяусыз бәрелештә күрсәткән батырлыгы өчен өлкән лейтенант Асаф Абдрахмановка Советлар Союзы Герое исеме бирелә, Ленин ордены, “Алтын Йолдыз” медале тапшырыла.
I ранг капитаны Асаф Котдус улы 1973 елда отставкага китә һәм Севастопольдә яши. 2000 елның 3 сентябрендә шунда вафат була.
Иж-Бубыйда ул укыган мәктәптә аның хөрмәтенә истәлек тактасы урнаштырылган.
Иж-Бубый авыл клубында, мәктәп тарихы музеенда аерым почмагы булдырылган. Иж-Бубый авыл тарихы музеенда батыр якташыбызның шәхси әйберләре саклана.
Якташыбыз өчен тавышны сайтта http://100.tatarstan.ru/rus/golosovanie-za-vidayushchihsya-tatarstantsev-4220129.htm?action=passed сылтамасы аша кереп бирергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев