Айның беренче атнасында тотрыклы һава торышы сакланса, кыш озын һәм карлы булыр.
Август аена сынамышлар.
• Августта төшкә кадәр – җәй, төштән соң көз.
• Айның беренче атнасында тотрыклы һава торышы сакланса, кыш озын һәм карлы булыр.
• Томан озак таралмый торса – аяз көнгә.
• Ай яңгырсыз килсә, җылы һәм коры көзгә.
• Августта бәс төшсә, иртә кышка ишарә.
• Бу айда берничә тапкыр яшен булса, көз озак булыр.
• Каенда сары яфраклар күп булса, көз иртә килер.
• Җылы, яңгырлы август – гөмбә уңышына.
• Августта торналар төркем-төркем булып җылы якка китсә, кыш иртә килер.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев