Яшәеш

Авыл җирендә бала тапкан яшь әниләргә акча түлиләр

Татарстан авылларында бала тапкан хатын-кызларга 50 меңнән 100 мең сумга кадәр акча түләнәчәк. Бу хактагы карарны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган. Документ хокукый мәгълүмат рәсми порталында дөнья күрде. Бала тапкан өчен түләүләр туучылар санын арттыру максатыннан башкарыла. 25 яшьтән яшьрәкләргә беренче бала тапкан өчен - 50 мең сум, ә өченче...

Татарстан авылларында бала тапкан хатын-кызларга 50 меңнән 100 мең сумга кадәр акча түләнәчәк. Бу хактагы карарны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган. Документ хокукый мәгълүмат рәсми порталында дөнья күрде.

Бала тапкан өчен түләүләр туучылар санын арттыру максатыннан башкарыла.

25 яшьтән яшьрәкләргә беренче бала тапкан өчен - 50 мең сум, ә өченче баласын тапкан 29 яшьтән яшьрәк әниләргә 100 мең сум түләнәчәк. Бу түләүләргә авылда кимендә өч ел яшәгән хатын-кызлар гына өметләнә ала.

Бу акча быел түләнә башлый. Пособиены алу өчен республика матди ярдәм үзәгенә гариза язарга кирәк. Акча да шунда ук түләнәчәк.

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев