Әлеге гаиләдә авыру әни һәм өч бала яши.
Шаршады авыл җирлеге башлыгы Вәсил Баһаутдинов илдә катлаулы вәзгыять – коронавирус белән көрәш барган вакытта Шаршады авылындагы социаль яктан авыр хәлле гаиләгә акчалата ярдәм күрсәтте. Хуҗабикә берүзе өч бала үстергән. Соңгы вакытта ул катлаулы авыру белән көрәшә.
- Авыр чир белән көрәшүче бу ханымга ярдәм итүне үземнең бурычым итеп санадым. Аңа еш кына хастаханә юлын да таптарга туры килә. Әлеге ярдәм чыгымнарның бер өлешен булса да каплар дип уйлыйм. Без ихластан авылдашыбызның тизрәк савыгуын телибез, – ди Вәсил Харрас улы.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев