Чит илдән кайткач карантин режимын үтәмәгән
Азнакайда яшәүче гаилә чит илдән кайткач карантин режимын үтәмәгән. Аларга 15 мең сум күләмендә штраф салынган.
Азнакайга чит илдән кайткан барлык кешеләрнең дә бу хакта Роспотребнадзорның территориаль идарәсенә хәбәр итеп, 14 көн карантинда булулары мәҗбүри.
Бу хакта хәбәрдар булып та, ирле-хатынлы гаилә закон таләбен бозып, чит илдән кайткач, тору урыны буенча яшәмәгән.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев