Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Бардаларга мин дә бардым

Ий, сагындырган туган як... Туган нигездән чыгып киткәнгә 40 елдан артык гомер узса да, яшь барган саен туган төбәк, туганнар, балачагыбыз үткән урамыбыз, бергә уйнап-үскән яшьтәшләр бик тә сагындыра. Туган ягым Пермь крае Барда районында IV Бөтенрәсәй авыл сабан туе узачак дигән хәбәрне ишеткәч, сабый баладай сөендем. Һәм ул көнне...

Ий, сагындырган туган як... Туган нигездән чыгып киткәнгә 40 елдан артык гомер узса да, яшь барган саен туган төбәк, туганнар, балачагыбыз үткән урамыбыз, бергә уйнап-үскән яшьтәшләр бик тә сагындыра.
Туган ягым Пермь крае Барда районында IV Бөтенрәсәй авыл сабан туе узачак дигән хәбәрне ишеткәч, сабый баладай сөендем. Һәм ул көнне зур түземсезлек белән туган якка кайтырдай булып көтеп алдым. Минем белән бергә җәмәгатем Зәмзәмия, балаларым да бу олы бәйрәмгә ашкынып бардылар. Туган төбәгемдә узачак авыл Сабан туена Әгерҗедән шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Заһир Абдуллин, Бөтендөнья Татар иҗтимагый үзәгенең район бүлекчәсе җитәкчесе Равил Бадахшинның да баруын ишеткәч, икеләтә сөендем.
Бәйрәм узган җомгада ук башланды. Бу көнне Бардада гаҗәеп матур, дүрт манаралы мәһабәт мәчет ачылды. Шул ук көнне бөек шагыйребез Тукайга һәйкәл һәм Тукай исемендәге ял паркы ачылу да шатлыклы вакыйга булды. Бардада Тукаебызны нигә шулай бик зурлаганнар дисезме? Аның бабасы Зиннәтулла хәзрәт безнең Бардада туып, шунда дин юлына баскан шәхес булган. Шулай итеп, Тукай бу көнне бабалары җиренә кайтты.
Икенче көнне таңнан ук Барда җире Рәсәйнең 22 төбәгеннән милләттәшләребезне кабул итә башлады. Биредәге Сабан туе комплексы күпләрне таң калдырды, әлбәттә. 30 гектар мәйданны биләп торучы комплекс 80нче елларда ук төзелә башлап, елдан-ел тулыландырыла. Ә Бөтенрәсәй Сабан туена комплексны танымаслык итеп төзекләндергәннәр. Анда атлар чабу өчен 1,2 километр озынлыктагы юлы булган стадион, Сабан туе кунаклары өчен 20 рәтле түбәле трибуналар, зур сәхнә, бию, волейбол мәйданчыклары, көрәш комплексы бар, юлларына кадәр асфальт түшәлгән. Менә шушы мәһабәт комплекс бу көнне 62 мең халыкны кабул итте.
Халык түземсезлек белән ат чабышын көтте. Утыздан артык чабыш аты арасында Татарстанныкылар да бар иде һәм алар өченче урын алдылар. Ә җиңү яулаган башкорт чабышкысын җиңел автомобиль белән бүләкләнделәр. Көрәштә җиңгән Татарстаннан Теләче егете Радик Фәйзуллин да "Лада Приора" автомобилендә кайтып китте.
Сабан туена Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та килгән иде. Ул бардалыларга микроавтобус һәм ат йөртү машинасы бүләк итте. Әгерҗедән килгән Заһир Абдуллин белән Равил Бадахшин да Барда районы башлыгына Әгерҗе районы башлыгы Валерий Макаров исеменнән кыйммәтле бүләк тапшырдылар.
Мәйданнарда кичкә кадәр җыр-бию, уеннар тынып тормады. Татарстан артистлары Ренат Ибраһимов, Салават, Вил Усманов, якташларыбыз Мәсгуть-Фатыйма Имашевлар концертын Сабан туе кунаклары аеруча яратып карадылар.
Бардадагы зур җыен тагын бер матур йоласы белән күңелгә кереп калды. Бу көнне Сабан туе кунакларына халкыбызның милли ризыгы - 202 кило кош теле пешереп сыйладылар. Аны махсус чатырга урнаштырганнар иде һәм һәркем бу нигъмәттән авыз итә алды. "Кош телен төне буе 14 кеше пешерде. Моңа 200 кило май, 100 кило он, 360 данә йомырка, 15 кило шикәр комы киткән" дип шаккаттырдылар безне.
Туган төбәгемдә узган бу зур бәйрәмдә алган тәэсирләремне, кичерешләремне язарга сүзләр дә табалмыйм. Әгерҗегә кайткач та инде менә ничә көн күңелем белән Бардада йөрим әле. Туган яктан кубарылып киткәнгә ничә еллар узса да, аның тарту көче, сагыну, җирсү елдан-ел арта гына икән. "Рәхәт булса да торган җир, сагындыра туган ил", дип юкка гына әйтмиләр шул.
Хәмдис КУЧУМОВ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев