Батыр якташыбыз тууга - 100 ел
Сарсак-Омгада туып-үсеп, сугыш кырларында зур батырлыклар күрсәткән Советлар Союзы Герое Борис ШАБАЛИН исеме ил тарихы битләренә алтын хәрефләр белән язылды. Январь аенда аның тууына 100 ел тулды. 1942 елда танк училищесын тәмамлаганнан соң Борис фронтка китә. Сугышчан батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз, Кызыл Байрак орденнары, бик күп медальләр белән бүләкләнә. Ә...
Сарсак-Омгада туып-үсеп, сугыш кырларында зур батырлыклар күрсәткән Советлар Союзы Герое Борис ШАБАЛИН исеме ил тарихы битләренә алтын хәрефләр белән язылды. Январь аенда аның тууына 100 ел тулды.
1942 елда танк училищесын тәмамлаганнан соң Борис фронтка китә. Сугышчан батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз, Кызыл Байрак орденнары, бик күп медальләр белән бүләкләнә. Ә иң мөһиме, ул - Советлар Союзы Герое. Анысына Борис Шабалин Прибалтиканы азат итүдә күрсәткән батырлыклары өчен лаек була. Ул, беренчеләрдән булып, Поланген шәһәренә бәреп керә һәм 120 солдат-офицерны, танкларны, 45ләп машинаны тар-мар итә. Батыр якташыбызга әлеге каты бәрелешләрдән соң Советлар Союзы Герое исеме бирелә.
Сугыштан соң ул Йошкар-Олада яши, шунда вафат була. Әгерҗедә Шабалин исемен йөртүче яңа урам барлыкка килде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев