Беренче урында – балалар иминлеге
Юлда балаларның куркынычсызлыгы бөтен нәрсәдән өстен булырга тиеш
“Миңа бик еш кына Агрызская урамыннан узып йөрергә туры килә. Өч-дүрт ел элек әлеге юлны капиталь төзекләндерделәр һәм 8 (!) ясалма тигезсезлек урнаштырдылар. Бүгенге көнгә аларның дүртесе юк инде. Тигезсезлекләр юк, ә билгеләр калган. Бу машина йөртүчеләрне ялгыштыра. Ул билгеләрне кирәкле урынга алып куярга ярамый микәнни?”
Сорауга “Әгерҗе шәһәре” берәмлеге башкарма комтеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Руслан ВӘЛИЕВ җавап бирә:
– Агрызская урамында ясалма тигезсезлекләр юл хәрәкәтендә катнашучыларның, барыннан да элек, балаларның иминлеген тәэмин итү максатыннан куелды. Гражданнарның мөрәҗәгатьләре буенча аларның берничәсе сүтелде, әмма юл полотносы тигезләнмәде, юл тигезсезлеге калды. Шуңа күрә тигезсезлекне күрсәтә торган билгеләрне алып кую максатка ярашлы түгел. Шоферларның игътибарын әлеге урамда шәхси йортлар урнашкан булуына да юнәлтәсе килә. Монда җәмәгать транспортын көтү урыннары да бар. Мәктәп яшендәге һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар автобус көтә, әлеге районда яшәүче балалар урамда уйный.
Юлда балаларның куркынычсызлыгы бөтен нәрсәдән өстен булырга тиеш. Шуңа күрә ясалма тигезсезлекләр кую кирәк. Әлбәттә, алар тиешле стандартларга туры килергә һәм тирә-яктагы йортларга зыян китермәскә тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев