Бүген Әгерҗедә референдум уза
Яшәеш

Бүген Әгерҗедә референдум уза

Бүген, 1 декабрьдә,  Әгерҗедә үзара салымга кагылышлы референдум уза.

Сайлау участоклары иртәнге сәгать 7дә үз ишекләрен ачты. Алар кичке сәгать 8гә кадәр эшлиләр.

Сайлаучының сәламәтлегенә бәйле рәвештә сайлау участогына килү мөмкинлеге булмый икән, өйдә дә тавыш бирергә мөмкин. Моның өчен бүген 14 сәгатькә кадәр участок сайлау комиссияләренә гариза гына язарга кирәк. Белешмәләр өчен телефон: 22955.   

Хөрмәтле әгерҗелеләр! Бүген сезне сайлау участокларында көтәләр. Паспортыгызны алырга онытмагыз.

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев