Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Бүген каһарман шагыйрь Муса Җәлилне искә алалар

Бүген татар халкының каһарман улы, герой шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 112 ел. Муса Җәлил - немец фашистларына каршы батыр көрәше, ялкынлы шигъри әсәрләре, Моабит дәфтәрләре белән дөньяга танылган шагыйрь. Җырларым Җырларым, сез шытып йөрәгемдә Ил кырында чәчәк атыгыз! Күпме булса сездә көч һәм ялкын, Шулкадәрле җирдә хаккыгыз!...

Бүген татар халкының каһарман улы, герой шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 112 ел.

Муса Җәлил - немец фашистларына каршы батыр көрәше, ялкынлы шигъри әсәрләре, Моабит дәфтәрләре белән дөньяга танылган шагыйрь.

Җырларым

Җырларым, сез шытып йөрәгемдә
Ил кырында чәчәк атыгыз!
Күпме булса сездә көч һәм ялкын,
Шулкадәрле җирдә хаккыгыз!

Сездә минем бөтен тойгыларым,
Сездә минем керсез яшьләрем.
Сез үлсәгез, мин дә онытылырмын,
Яшәсәгез, мин дә яшәрмен.

Мин кабыздым җырда ялкын итеп
Йөрәгем һәм хаклык кушканны.
Җырым белән дусны иркәләдем,
Җырым белән җиңдем дошманны.

Алдый алмас мине түбән ләззәт,
Вак тормышның чуар пәрдәсе;
Шигъремдәге чынлык, ут һәм сөю -
Яшәвемнең бөтен мәгънәсе.

Үлгәндә дә йөрәк туры калыр
Шигъремдәге изге антына.
Бар җырымны илгә багышладым,
Гомремне дә бирәм халкыма.

Җырлап үттем данлы көрәш кырын,
Җырлап килдем тормыш языма.
Соңгы җырым палач балтасына
Башны тоткан килеш языла.

Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә
Һәм үләргә кыю ир булып.
Гомрем минем моңлы бер җыр иде,
Үлемем дә яңрар җыр булып.

1943 ел

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев