Яшәеш

Бүген Кичкетаң механизаторын Казанда хөрмәтлиләр

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бер төркем алдынгылар белән беррәттән "Кичкетаң" бүлекчәсе механизаторы Ринат ГАНИЕВны да бүләкли. 34 ел туган төбәгендә бик тә авыр хезмәт башкаручы Ринат Муллаян улына "Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгының атказанган механизаторы" исеме бирелә. - Ринат бу хөрмәтләүгә бик тә лаек. Ул ялның, вакыт...

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бер төркем алдынгылар белән беррәттән "Кичкетаң" бүлекчәсе механизаторы Ринат ГАНИЕВны да бүләкли. 34 ел туган төбәгендә бик тә авыр хезмәт башкаручы Ринат Муллаян улына "Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгының атказанган механизаторы" исеме бирелә.

- Ринат бу хөрмәтләүгә бик тә лаек. Ул ялның, вакыт белән исәпләшүнең ни икәнен белми, үзенә тапшырылган эшне җиренә җиткереп башкара. Хәзер авылларда Ринат кебек чын җир уллары аз калды инде. Ә андыйлар белән тау да күчерергә була, - ди "Кичкетаң" бүлекчәсе идарәчесе Илгизәр Закиров алдынгы механизаторны мактап.

34 ел... Бу еллар эчендә туган ягы басу-кырларын күпме урады икән Ринат. Армиядән кайтып, "Жданов" колхозында МТЗ-50 тракторында чыныгу алган егетнең үҗәтлеген, тырышлыгын күреп бер елдан МТЗ-80 тракторын тапшыралар. Аны күз карасы кебек саклап кына эшли Ринат.

- Яшь, энергия ташып торган чак. Язгы чәчүме, көзгесеме - эш планын һәрвакыт арттырып үти идем. Сенаж салган вакытларда басудан кайтып кергән булмады инде, - ди ул.

Хәзер дә шулай. Дөрес, соңгы елларда элекке вакыттагы кебек чатнама салкыннарда урманнан агач ташулар булмаса да, басу-кырларда кар ятканчы эшнең беткәне юк.

1986 елда Ринат абый КСК комбайнына утыра. Шуннан бирле ул - терлек азыгы әзерләү чорында алыштыргысыз механизатор. Быел да 31 майдан бирле басуда җир улы. Хәзер бүлекчәдә сенаж әзерләү тулы көченә алып барылган вакытта Ринат Ганиев көнлек нормасын 3-4 тапкыр арттырып үти.

- Иртәнге сәгать алтыда чыгып китәм, кич сигезсез кайтып кергән юк. Кайту белән иң беренче техникамны карап куям. Берәр җире көйсезләнеп торса, аны төзәтми йокларга ятмыйм, - ди ул.

Бу КСКга утырганына да 17 ел инде. "Аның яшьтиләре районда бер-ике генә калды", ди шаяртып.

- Техниканы бик яратам. Берәр сәбәп белән эшкә чыгалмый калсам, ничек борчылганымны үзем генә беләм, - ди тынгысыз механизатор.

Уллары Радик белән Русланга да техника "җене" кагылган. Радик Чаллыда эшли, Руслан Әсән авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаган. Алар - әтиләренең уң кулы. Әниләре Тәнзилә ханым да гаиләдәге көчле затларның бердәм булып, һәрнәрсәне килешеп эшләүләренә сөенә.

Ринат абый тимерчелек эшенә дә бик һәвәс икән. Кыр эшләреннән арынган кыш айларында ул авыл хуҗалыгы агрегатларын ремонтлый. "Гомер буе колхозда тимерче булып эшләгән әтинең һөнәрен дәвам итәм", ди горурланып.

Ганиевлар - авылда үрнәк гаилә. Матур йортлары әллә каян балкып тора. Абзар тулы мал. Ишегалдында - кош-кортлар. Әнә шулай, эштә дә сынатмыйлар, тормышларын да күпләргә үрнәк итеп алып баралар.

Ринат абый Казанга да күтәренке кәефтә, шатланып баруын яшерми.

- Авыл кешесенең хезмәтен күрә һәм бәяли белгәннәре өчен җитәкчеләргә рәхмәт, - ди ул.

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев